Апастово
  • Рус Тат
  • Чурибураш авылында яшәүче кызыбыз Шәрәфуллина Регина Радик кызының 15 мартта 18 яшьлек туган көне

    --, 15 марта 2018 - 09:33
    406
    0
    8

    Кызым! Изге теләкләребезне шушы шигырь юллары аша кабул итеп ал.

    Регинабыз! Бүген инде сиңа

    18 яшь тула түгелме?

    Безнең өчен һаман бала шул син-

    Берни эшләтеп булмый күңелне!

    Сабыр, тыныч, олы кызчыгыбыз –

    Зифа буйлы, чибәр бигрәк!

    Инде үсеп, буйга җитүеңә

    Ышана алмый ләкин бу йөрәк...

    Медицина көллиятендә син

    Бик тырышып белем ласың.

    Сеңелең өчен дус, сердәшче,

    Олы терәк булып торасың.

    Ике кызчыгыбыз!Һәрвакытта

    Дус һәм тату берүк булыгыз!

    Бу тормышта ни генә булса да,

    Апам-сеңелем диеп  торыгыз!

    Күңелләргә бик тә моңсу икән

    Балаң киткәч башка җирләргә.

    Насыйп булсын сиңа гомер буе

    Бик бәхетле булып яшәргә!

    Һәрвакытта хәлебезне белеп,

    Терәгебез булып торырсың.

    Безнең йөрәкләрдә син һаман да

    Нәни кызчыгыбыз булырсың.

    Син кайтуны көтеп алабыз без,

    Гел сагынып, кызым, торабыз.

    Балаларым, онытмагыз берүк

    Монда сезнең туган оягыз.

    Регинабыз! 18 яшь сиңа!

    Чып-чын бәхет килә телисе!

    Дуслар насыйп булсын тормышыңда

    Күңелеңне күздән күрүче.

    Укыңда, шәхси тормышыңда

    Тик уңышлар юлдаш булсыннар.

    Янәшәңдә булган һәрбер кеше

    Кадереңне белеп торсыннар.

    Әти-әниеңне һәм сеңелеңне,

    Туганнары яшә хөрмәтләп.

    Безгә шундый кызлар биргән өчен

    Аллаһы Тәгаләмә зур рәхмәт!

    Әйе...

    Кичә генә кебек хәтеремдә

    Бу дөньяга аваз салуың...

    Иң беренче ән-нә дигән сүзең,

    Елмаюың... Тәүге адымың..

    Бәхетле бул, балам!

    Иң изге теләкләр белән – әтиең, әниең, сеңелең

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 9 марта 2018 - 16:21
      Новости "Апас хэбэрлэре" 09.03.2018
    • ФОТОРЕПОРТАЖ с фестиваля "Созвездие" ("Йолдызлык")
    Ночной режим