Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иң кадерле, якын кешебез, Борнаш авылында яшәүче Вәлиәхмәтов Илгизәр Искәндәр улы 20 августта күркәм юбилеен каршылый

20 августа 2021, 08:11

660

0

0

Иң кадерле, якын кешебез, Борнаш авылында яшәүче Вәлиәхмәтов Илгизәр Искәндәр улы 20 августта күркәм юбилеен каршылый

Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Әткәй-әнкәй янәшәсендә, безнең барыбызны да туган йортка җыеп торганың, Гүзәл белән бергәләп якты йөз белән каршы алганың өчен рәхмәт сиңа. Хезмәтең дә җаваплы. Аны да тырышлык һәм намус белән, йөрәгең аша уздырып башкарасың. Гаиләң, балаларың, туганнарың өчен өзелеп торасың, Еллар аша сыналган дусларың да күп, хөрмәт иткән хезмәттәшләрең бар синең. Шушы кыска гына гомер юлында барысына да үз көчең һәм намус белән ирештең. Киләчәктә дә яулаган дәрәҗәңне югалтмыйча, гаиләңдә кадерле булып, дус-туганнар хөрмәте, ярдәме тоеп, балалар игелеге күреп яшәргә язсын.
Сокланырлык синең үткәннәрең,
Алдамаса икән көткәннәрең.
Бүгенгең дә синең матур булсын,
Нурлы йөзең һәрчак балкып торсын.
Сиңа бары изге теләк:
Белеп яшә, син безгә бик кирәк!
Хөрмәт белән – апаңнар, сеңелең гаиләләре. Безнең теләкләргә әткәй һәм әнкәй, гаиләң дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев