Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кадерле балаларыбыз Апас егете Зәйнуллин Рамиль Таһир улы һәм Минзәлә кызы Вильданова Алсу Альберт кызының бүген яшьлек туйлары

    --, 17 август 2019 - 16:11
    360
    0
    0

    Кадерлеләребез! Сезне гаилә тормышына аяк баскан иң бәхетле көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Бер-берегезне хөрмәт итеп, бер уйда, бер теләктә булып аңлашып гомер итегез, бәхетле, тигез, озын гомер кичерегез, үзегез кебек матур һәм акыллы балалар үстерегез.

    Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр,
    Алда өмет, бәхет, мәхәббәт.
    Түкми, чәчми гомер буйларына
    Илтә торган изге бәрәкәт.
    Бәхет кошы кунсын өегезгә,
    Сөенсеннәр әти-әниләр.
    Үзегезгә охшап тәүфыйклары белән
    Тупырдашып үссен бәбиләр!

    Сезне яратып әти-әниләрегез: Таһир - Гөлфизә, Альберт - Айгөл.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: