Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерледән-кадерле, изгеләрдән- изге син, әниебез! Заготзерно бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Хәбибуллина Мәгъфируз Фәйзрахман кызы олы юбилеен билгеләп уза

19 мая 2020, 10:50

657

0

1

Кадерледән-кадерле, изгеләрдән- изге син, әниебез! Заготзерно бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Хәбибуллина Мәгъфируз Фәйзрахман кызы олы юбилеен билгеләп уза
Кадерледән-кадерле, изгеләрдән- изге син, әниебез! Заготзерно бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Хәбибуллина Мәгъфируз Фәйзрахман кызы олы юбилеен билгеләп уза

Әниебез 1940 елның 19 маенда Дүртиле авылында туа. Яшьтән ятимлек ачысы белән очраша ул.
–Миңа 1 яшь тә 2 ай вакытта әтиебез сугышка киткән. 1 айдан өебезгә кара мөһерле кайгылы хат килгән. Әниебез белән 5 бала калып, күп авырлыклар күреп, хезмәтнең ни икәнен белеп үстек. Әтиемне мин хәтерләмим, – дип искә ала әниебез.
10 классны тәмамлаганнан соң, әниебез Апаста КБОда эшли башлый. Шул елларда әтиебез Җәүдәт белән очраша. Ике яшь йөрәк 1961 елның 7 маенда парлы гаилә юлына аяк баса. Алар 10 ел дәвамында Татар Черкене авылында төп йортта өлкәннәр янәшәсендә яшәгәннән соң, үз нигезләрен булдырып, Заготзерно бистәсенә күчәләр. Әниләре белән биредә дә бергә дус-тату гомер итәләр.
Әниебез 30 ел балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Нәниләрне тәмле ашлар белән белән сыйлап, бүген дә тәмле куллы апалары булып күбесенең күңелендә яши.
Әниебез сабыр холыклы, уңган-булган, олысына-кечесенә карата игътибарлы, ихтирамлы, туганнарны да кайгыртып яши. Гомер буе җаваплы һәм тынгысыз хезмәт башкарган әтиебезгә дә терәк була белде. Аның йокысыз төннәрен дә, аяусыз көннәрен дә үз йөрәге аша уздырып, аңлап яшәде, көч бирде. Алар 59 ел аңлашып, үрнәк гомер итәләр.
Әти-әниебез без – 3 балаларына да гомер бүләк итеп, белем һәм төпле тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүген 1 кызлары, 2 уллары, аларның гаиләләре, 6 онык, 4 оныкчыклары белән дә горурланып яшиләр. Тормышта үз урыныбызны табып, югары үрләр яулаганбыз икән, без әти-әнигә рәхмәтле һәм бурычлы. Бүген дә аларның киңәшенә таянабыз, ярдәмнәрен, йөрәк җылыларын, кайгыртуларын, яратуларын тоябыз. Үзебез дә туган йортка еш кайтып, шундый ук кайгыртучанлык күрсәтергә тырышабыз.
Әниебез табын тулы тәмле сыйлар белән каршы ала. Бакча тутырып яшелчәсен үстерәләр. Йорт-җиребез чәчәкләргә, гөлләргә күмелгән. Әниебез матурлыкка гашыйк. Шуңа да чәчәкләргә аерым игътибар бирә. Бер дә тик торырга тырышмый ул. Бу вакытларында тегү эшләренә утыра, киемнәрне үзгәртеп куя.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Тагын да озак еллар безне сөендереп, әти белән тигезлектә, балалар, оныклар, оныкчыклар игелеге күреп яшәргә язсын сезгә. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы телибез. Сезгә булган рәхмәтебез гомерлек.
Иң изге теләкләр белән – балаларың Резедә, Рафис-Миләүшә, Рамил-Земфира, оныкларың Алмаз, Алсу-Тимур, Эльвира, Алинә, Азат, Айгөл-Вәгыйз, оныкчыкларың Җәлил, Айлин, Адам, Алана. Безнең теләкләргә әтиебез Җәүдәт тә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев