Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Каратунда яшәүче иң кадерле кешебез Гафарова Гөлнара Фәрид кызы 14 февральдә күркәм юбилеен билгеләп үтә

14 февраля 2021, 08:10

602

0

Кадерлебез! Сине чын күңелдән күркәм гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Шушы санаулы еллар эчендә тормышта энҗе кебек тезелеп киткән эзләрең калган. Янәшәңдә сине хөрмәт иткән ныклы гаиләң, якын күргән туганнарың, сыналган дусларың бар. Һәрчак төгәл, ихтирамлы, игътибарлы син. Йөрәк җылыңны тигез бүлеп, барыбызны кайгыртып, безнең өчен яши беләсең. Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез, бәялибез. Килер көннәрдә дә Ходай тигезлектән аермасын, балалар бәхетен, игелекләрен күреп, бергә-бергә яшәргә язсын!
Синдәйләр күп... Синең кебекләр юк!
Булсалар да, алар - бик сирәк.
Синең кебек күңеле матурларда
Була икән, ул - олы йөрәк!
Бәйрәмнәр күп. Юбилейлар сирәк.
45 яшь килә бер генә.
Без телибез бәхет, шатлык сиңа,
Сәламәтлек булсын гел генә!
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Рәис, балаларың Гөлчәчәк-Булат, Ландыш-Илнур, Ралина,  оныгыбыз Әминә. Бу теләкләргә әтиебез Рөстәм, әниебез Мәдинә​​​​​​​, барлык туганнар, кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев