Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кайбыч районы Борындык авылында туып-үскән, бүгенге көндә Чирмешән авылында гомер итүче Галәтдинова Гөлфия Сәлимулла кызы 11 нче сентябрьдә күркәм юбилеен билгеләп уза

11 сентября 2021, 08:01

604

0

Кадерлебез! Безнең гаиләдә көзнең шушы муллыгында ел саен якты бәйрәм бар, ул синең туган көнең апа. Быел тормыш тәгәрмәче тәгәри-тәгәри, 55 яше дә килеп җитте.
Апа, кадерлем, кай арада гына узган бу гомер? Ә тормышың синең яшьтән барыбыз өчен дә үрнәк булды. Җизни белән гаилә корып, берсеннән-берсе төпле акыллы балалар тәрбияләп үстердегез. Тормышыбыз җитеш булсын дип, эштән курыкмадыгыз, тырыштыгыз.
Апа, ару белмәс тәмле кулларыңа сихәт бирсен Ходай. Гомерең буе алар синең ял белмәде, әти-әни өчен дә син терәк булып яшисең. Алдагы көннәрең дә күңелең кебек юмарт, мул, ризыклы булсын.
Рәхмәт апа, син яшьли туган җанлы булдың. Без эне-сеңелләрең кечкенәдән апа канаты җылысын тоеп үстек. Кирәк чакта яклаучы да булдың, шелтәли дә белдең.
Әти-әни кулы арасына да иң беренче син кердең, апа.
Бар теләгем, алдагы тормышларыңның рәхәтләрен күреп, балалар өчен сөенеп, аларның да бәхетле тормышта яшәүләрен күрергә язсын иде сиңа.
Безне якладың дигәндәй, хәтереңдәме язгы пычракта баткач безне орышмасыннар, дип әле узып бетмәгән мунчага алып кереп юындырганың.
Иии, исергәнбез шунда . Безгә түгел, сиңа эләкте шунда апа җаным. Ходай гомеребезне биргән. Аллага шөкер.
Мондый хатирәләр бик күп инде ул.
Тагын бер кат олы юбилеең белән апа, бәгърем.
Иң изге теләкләр белән: әниең Дания, сеңелең Әнисә -Ирек гаиләсе һәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев