Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Болгаер авылында туып үскән, бүгенге көндә Апас авылында яшәүче сеңлебез Кадыйрова Равия Рәшит кызы 10 гыйнварда күркәм юбилеен каршы алды

11 января 2021, 09:16

512

0

0

Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күҗелебездән ихтирам итәбез һәм бик яратабыз.

Тормышның кайгы-хәсрәтсез үтсен, матур гомер ит, тормыш иптәшең белән, балалар игелеген күреп, һәрвакыт шулай сабыр,шат күңелле булып озак яшә. Туар таңнарың якты, гаиләң түгәрәк, гомер көзең озын булсын.

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелендә,

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Теләкләреңнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең-

Без калабыз шушы теләктә.

Сине яратып, хәрмәт итеп – әниең, апаң Миләүшә һәм абыең Рифат гаиләсе, балалар, оныклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев