Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Болгаер авылында яшәүче Гайфуллин Нияз Газимша улы 3 декабрьдә 50 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен каршылый

03 декабря 2020, 08:00

671

0

0

Кече Болгаер авылында яшәүче Гайфуллин Нияз Газимша улы 3 декабрьдә 50 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен каршылый

Кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Табигать үзенең суыкларын күрсәткән, ап-ак юрганын җир йөзенә япкан мәлдә дөньяга килгәнгәме, синең күңелеңдә бары тик изгелек кенә. Кайнап торган энергияң, оптимизмың, активлыгың беркайчан да саекмасын. Сиңа саулыкның корычныкын, имән ныклыгы телибез. Безнең өчен тырышып, булсын дип йөрүең күпләргә үрнәк. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларың, оныкларың игелеген күреп яшәргә язсын.

50 яшь ул - чик түгел,

Алда әле таулар, офыклар,

Алда көтә әле зур планнар

Үстерәсе нәни оныклар.

Гомерләрең озын булсын иде,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә, безнең өчен җирдә

Син бик якын, син бик кадерле.

Иң изге теләкләр белән – сине яратып кызың Илүсә, киявең Илназ, нәни оныкларың Самир белән Султан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев