Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Куккуз авылында яшэуче БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫБЫЗ Сабирова Гөлгенә Ривкать кызының 10 февральдә — гомер бәйрәме

09 февраля 2019, 15:01

1104

0

Хөрмәтле укытучыбыз! Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез гомерегезне балаларга белем-тәрбия бирүгә багышладыгыз. Таләпчән, тырыш, кайвакытта бераз кырыс, эш сөючән җитәкче булу белән беррәттән, Сез бик ярдәмчел, нечкә күңелле, уңган хатын-кыз, кайгыртучан әни, тормыш иптәше була беләсез. Үзегез җитәкләгән коллективта һәр укытучының, һәр баланың уңышына сөенеп, янып-көеп яшисез, кирәк чакта төпле киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп торасыз. Сез — зур ихтирамга лаеклы кеше. Киләчәк тормышыгыз тигез һәм матур булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, өстәлләрегез тулы һәм түгәрәк булсын.. Өйрәттең хәреф танырга, 
Сүзләр төзеп укырга. 
Сабырлык белән өйрәттең 
Санга санны кушарга. 

Алып кердең безне шулай 
Серле гыйлем иленә. 
Без ул фәннәр дөньясында 
Очратмадык ни генә! 

Шаулы мәктәп елларыбыз 
Үтте дә китте очып, 
Ә Син һаман истә әле, 
Беренче укытучым! 

Рәхмәт Сиңа чын күңелдән, 
Рәхмәт барысы өчен! 
Мин бәхетләр телим Сиңа, 
Беренче укытучым!

И
ң изге теләкләр белән - укучыларыгыз Альбина, Зилә, Илюзә, Гөлия, Раиль 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев