Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле Апас районы укытучылары!

06 октября 2021, 11:08

362

0

0

Хөрмәтле Апас районы укытучылары!

Сезне Казандагы “АПАС” якташлык җәмгыяте, чын күңелебездән Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итә һәм иң изге теләкләр юллыйбыз.
Тарихыбызның кайсы гына чорына күз салсак та, укытучы һөнәре мәрхәммәтле һәм дәрәҗәле булып санала. Чөнки кеше нинди генә өлкәдә хезмәт итсә дә, нинди генә бөеклекләргә күтәрелсә дә, аның юл башы мәктәптән, укытучы биргән беренче дәрестән башлана.
Мөгаллим сабый балада белемгә, халкыбызның теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүче ул!
Һәрвакыт сабыр, кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле булганыгыз өчен олы рәхмәт сезгә.
Бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, бетмәс энергия, имин һәм бәрәкәтле тормыш телибез.

Иң яхшы теләкләр белән Казандагы АПАС якташлык җәмгыяте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев