Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Апас хәбәрләре“ сайтының веб-редакторы Гатина Зилә Фидаэль кызы 2 июньдә туган көнен билгеләп үтә
Зилә! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Гел шулай яшь, матур, тырыш, янәшәңдәге һәр кешегә игътибарлы булып озын-озак яшәвеңне телибез. Беркайчан да авырма, шатлык-сөенечләрең күп булсын.
Гүзәл айда тугангадыр,
Гүзәл көндә тугангадыр,
Чып-чын гүзәл булгансың.
Май кояшының нурларын
Үзеңә, ахры, җыйгансың.
Котлы булсын туган көнең,
Якты булсын һәр таңың,
Куанычлар, бәхет-шатлык белән
Үтсен синең гомерең!
Иң изге теләкләр белән – “Апастово-информ“ һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары.
Нет комментариев