Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе алып баручысы Вәлиева Гөлназ Фатыйх кызы 15 июньдә туган көнен билгеләп уза

15 июня 2021, 09:01

1337

0

0

Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе алып баручысы Вәлиева Гөлназ Фатыйх кызы 15 июньдә туган көнен билгеләп уза

Гөлназ! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары, саулык-сәламәтлек телибез. Син һәркемгә карата да игътибарлы, ихтирамлы, сәләтле, тырыш, булдыклы. Сине тышкы гүзәллек кенә түгел, эчке матурлык та бизи. Шуңа күрә сине барыбыз да яратабыз, үз итәбез. Алга таба да бары тик бәхеттән балкып яшәвеңне телибез.
Ямьле җәйгә тагын бер ямь өстәп,
Син килгәнсең якты дөньяга.
Җәйләр сиңа матурлык та биргән,
Ягымлы син ахры шуңа да.
Тормыш юлың сикәлтәсез булсын,
Ә саулыгың булсын корычтан.
Гомер буе гел шатланып яшә,
Ләззәт алып шушы тормыштан.
Олы хөрмәт белән – “Апастово-информ“ һәм “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев