Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Йолдыз” газетасының бүлек мөдире Ландыш Гайнуллина җылы җәйләргә аяк баскан көннәрдә үзенең күркәм юбилеен каршылый

    --, 3 июнь 2022 - 08:00
    960
    0
    0

    Ландыш журналистика дөньясының асылын, авырлыгын һәм күңелле мизгеләрен кечкенәдән күреп, белеп, тоеп үсә. Редакция тарихында очлы каләме белән үз эзен калдырган әтисе Әсхәт Җәләлиевнең һөнәрен дәвам итүче ул. Әтисе киңәше белән кулына каләм ала, иҗат эшенә чума, хезмәтендәге беренче гадел бәяне дә әтисеннән ишетә. Беренче чыныгу, белем, тәҗрибә туплау урыны мәктәп була. Балалар һәм тәҗрибәле укытучылар янәшәсендә ул шактый гына тормыш, хезмәт серләренә төшенә. 8 ел эшләү дәверендә балаларны яратып өлгерсә дә, аны журналист эше күбрәк кызыксындыра.
    Тынгысыз да, җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да, һәр көнне яңа танышлар, яңа сәяхәтләрдән торган һөнәр Ландышны бик тиз үз эченә бөтереп ала. Ул геройларының язмышы белән яшәргә, алар кебек көчле булырга өйрәнә. Күбесе белән язма чыкканнан соң да элемтәдә тора.
    Журналистның һәр көне эзләнүләрдән тора. Ландыш та яңа темалар таба, аларны тиз генә язып укучыга тәкъдим итә. Яңалыкны суынып өлгергәнче, кайнар эздән язып бирергә ярата. Нинди генә темага мөрәҗәгать итсә дә азагы эчтәлекле язма белән тәмамлана.
    Ландышның күңеле сизгер, хис-хыялга бай, тырышлык, үҗәтлек тә аңа мулдан бирелгән. Үз сүзен әйтә, шул ук вакытта кеше күңеленә юл да таба белә.
    Язмыш сынауларыннан өстен калып, көчле рух, ихтыяр көче, киләчәккә якты уйлар белән яши ул. Язмалары белән дә киләчәккә өмет уята белә.
    -Каләм мине көчле итә, хезмәтем шатлык китерә. Төрле язмышлар, үзенчәлекле кешеләр белән очрашырга яратам, өлкәннәр язмышына да битараф түгел мин, - ди ул үзе.
    Әти-әнисе, тормыш иптәше Ринат Ландышка һәрчак терәк. Балалары әни дип өзелеп тора. Ул үзе дә ярату, хөрмәткә, кайгырту, наз, җылылык белән түләргә тырыша. Тугры дуслары да күп аның, классташлары белән элемтәдә яши, туганнары һәрчак янәшәсендә.
    Ландыш, сине чын күңелдән истәлекле гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Иҗат ялкыны белән янып, һәр яңа туган көннән көч һәм илһам алып, озак еллар тигезлектә, бәрәкәтле тормышта яшәвеңне телибез.
    Олы хөрмәт белән – “Апастово-информ” һәм “Апас хәбәрләре” коллективлары.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: