Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Көлкәш авылында яшәүче әниебез Мурзина Гөлфинур Габдулла кызы 6 ноябрьдә 70 яшьлек юбилеен каршылый

06 ноября 2020, 08:00

534

0

0

Көлкәш  авылында яшәүче әниебез Мурзина Гөлфинур Габдулла кызы 6 ноябрьдә 70 яшьлек юбилеен каршылый

Кадерле әниебез! Сине туган көнең - юбилеең белән котлап, иң-изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Һәр балаңның игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә яшә син.
Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә
“Амин”,- диеп торсын фәрештә.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел
Шатлык яше генә чылатсын.
Шушы изге, матур теләкләргә балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың һәм дә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев