Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Көлкәш авылында яшәүче яраткан әниебез Шакирова Мөкәррәмә Җаппар кызы 7 декабрьдә үзенең 80 яшьлек матур юбилеен каршылый

07 декабря 2018, 08:42

942

0

0

Көлкәш авылында яшәүче яраткан әниебез Шакирова Мөкәррәмә Җаппар кызы 7 декабрьдә үзенең 80 яшьлек матур юбилеен каршылый

Әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз,

Бәхетле кешегә олуг юбилейлар насыйп була.

Матур булып олыгеп,

70, 80, 90 тула.

Безнең әниебезнең дә

Юбилее – 80 яше.

Әниебез безнең өчен

Иң кадерле, изге кеше.

Тәрбияле, тыйнак, уңган,

Булганына шөкер итә.

Күпне өмет итми генә,

Сабыр гына тормыш көтә.

Балачактан әниебез

Күпне күргән, күп кичергән.

Әти белән тормыш корып,

Дүрт балага гомер биргән.

Кайнанасын хөрмәт итеп,

Килен вазыйфысын үткән.

Дәү әниебез белән бергә

37 ел гомер иткән.

Куркытмаган әниемне

Авылдагы авыр хезмәт.

Күрше-тирә, авылдашлар

Күрсәтәләр аңа хөрмәт.

Хәзер инде әниемнең

Оныклары җиткән буйга

11 оныкчыгы туган,

Тиздән алар җитәр туйга.

Оныкчыклар туенда да

Булсын сезнең урын түрдә.

Гомер атыгыз армыйча

Йөзгә кадәр торсын үрдә.

Сез булганда авыл да бар,

Туган йортыбыз да исән.

Ялгышмабыз, сез ул – әти-әни

Безнең терәгебез дисәк.

Ә без сиңа озак еллар

Әни диеп сөеп дәшик.

Балаларың, онык-оныкчыкларың

Белән бергә гөрләшеп яшик.

Сине бик яратып, изге теләкләр белән – әтиебез, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев