Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Коштавылы авылында гомер итүче газиз әнкәебез, Гыймадиева Рауза Шәйхетдин кызы 3 нче август көнне олы юбилеен – 80 яшьлек туган көнен билгеләп уза

03 августа 2020, 10:46

691

0

0

Коштавылы авылында гомер итүче газиз әнкәебез, Гыймадиева Рауза Шәйхетдин кызы 3 нче август көнне олы юбилеен – 80 яшьлек туган көнен билгеләп уза

Әнкәй Коштавылы авылында туып-үсә, гомере буе авылда яши һәм хезмәт итә. Бала чагы авыр сугыш чорына туры килә аның. Ачлык-ялангачлыкны, “уф алла” арбасын тартып утын, печән алып кайтуларны, кичергән авырлыкларын бүген дә оныкларына тарих итеп сөйли.
Әнкәй гомере буе колхозда кул хезмәте башкарган хатын-кыз. Яшьтән үк бригадир ярдәмчесе, алты ел ферма мөдире булып эшли. “Ул елларда унике сыер савучы егермешәр сыерны көнгә өч тапкыр кул белән сава иде. Сигез терлекче иллешәр баш бозау үстерде”, -дип эшләгән вакытларын искә ала ул. Алдынгы ферма мөдире буларак “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Әтиебез Габделхак белән тормыш корып, авылда төпләнеп калалар. Ике якны да хөрмәт итеп, хасиятләп тәрбияләп бакыйлыкка озаталар. Үрнәк гаиләдә өч бала дөньяга килә.
Әнкәй олы абыебызны яшьләй югалту ачысын кичерә. Сабыр һәм акыллы булуы белән ул ачы хәсрәтне дә җиңеп чыкты. Әтиебезне югалты хәсрәте дә читләп үтмәде.
Әнкәй көчле рухлы, тырыш, эш сөючән, туры сүзле булды. Тормыш юлында нинди генә каршылыклар очраса да сынмады, сыгылмады. Безне дә язмышның аяусыз җилләренә бирешмичә, авырлыклар алдында югалып калмыйча, туры юлдан атларга, эш сөяргә, гадел булырга өйрәтте.
Күршеләре белән дә дус-тату яшиләр. Бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлары да әнкәйгә киңәш сорап, хәлен белеп шалтыраталар.
Әнкәебез, күз нурыбыз! Бүген сиңа 80 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман да япь-яшь. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы – хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк һәм кирәк булып, туган йортыбызның җылысын саклап яшәсәң иде.
Иң изге теләкләр белән – балаларың Ислам –Алсу, Гүзәлия – Радик, оныкларың Исмәгыйль, Сөмбел, Габделрәүф, Рәзил, Зилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев