Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 июля 2021, 14:37

998

0

0

Котлыйбыз!

Гүзәллекнең үзе булып

Тугансың бит бу  җиргә.

Сөеп һәм сөелеп яшә,

Кайгы күрмә син  бер дә!

 Чирмешэн авылында яшәүче, Гыйбадуллина Гөлшат Мансур кызының 29 июль көнне туган көне.

Изге күңелле, искиткеч сабыр, олы йөрәкле Чәчәк  апам! Бүгенгесенә куанып, алдагысының яхшы булуын теләп, 45 яшең ! Юбилеең белән кайнар котлыйбыз сине кадерлебез!   Сәламәт бул. Гомерең озын булсын. Җизни белән тигез гомер итеп, балаларыгызның игелекләрен күреп, сөеп-сөелеп, киләчәктә тә бүгенгедәй кадерле булып, куанып  яшәргә насыйп булсын сиңа. Кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирамга лаексын. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле,Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләрен  һәм туган-тумачаларың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, ачык күңелле булып кал, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын сина сөекле һәм сөйкемле кешебез!

Юлдаш булып сиңа иң элек

Янәшәңдә барсын изгелек.

Йөзләреңә чыккан бәхетең

Була күрсен, берүк, гомерлек.

Гомер юлын пар канатлы утсен,

Остәлендә сыйлар мулдан булсын.

Тормыштагы кылган игелеген,

Узеңә зур бәхет булып кайтсын.

Бездән теләк hәрчак якты сина,

 Шатлык кына, Апа, гел изге.

Туганнарың белән, гөр килешеп ,

 Сау-сәламәт яшә, гомереңне.

Бәхет - куанычлар гына теләп, әниен Рузия, тормыш иптәшең Расыйм, мәхәббәт җимешләрең Раиль, Салават, сине яратып, син дип җан атып торучы бөтен туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев