Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Көрәшик тә, узышыйк та – Сабантуй җитә бездә!

12 июня 2022, 09:00

348

0

0

Көрәшик тә, узышыйк та – Сабантуй җитә бездә!

Сабан туе ул - милли гореф-гадәтләребезне саклауга, традицияләребезне барлауга, намуслы хезмәт кешесен данлауга, бәйгеләрдә көч сынашуга корылган, уен-көлке, җыр-моңга күмелгән шатлыклы, шул ук вакытта тормыш-көнкүрешебезнең муллыгын, бәрәкәтен бәян итүче, көчлелекне, җитезлекне күрсәтүче бәйрәм. Ата-бабаларыбызның казанышлары һәм замандашларыбызның уңышлары белән горурланып яшәүче халкыбызның тырыш, намуслы хезмәттән соң бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Нигездә, икмәк, фидакарь хезмәт, дуслык-туганлык яткан Сабантуйлары туган белән туганны, күптән күрешмәгән классташларны, авылдашларны, дусларны очраштыра.

Без быелгы Сабан туен шат күңел, күтәренке кәеф белән каршы алабыз. Язгы чәчүне уңышлы гына тәмамлап чыга алдык. Кырларда җанга рәхәтлек өстәп игеннәребез күтәрелеп килә, болыннарда яшел печән дә күпереп үсә. Шуңа да быелгы Сабан туен лаеклы рәвештә уздырырга хаклыбыз.

Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар! Барыгызны да халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе белән кайнар котлыйм. Хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә татулык, илгә-көнгә тынычлык телим. Табыннарыгыз мул булсын, икмәкләребез уңсын, җиһанда татулык хөкем сөрсен. Сабантуй котлы булсын! 

Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев