Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кызыл-тау авылында гомер итүче кадерле кешебез Ибраһимов Азат Равил улының 12 мартта 50 яшьлек юбилее

12 марта 2019, 09:37

1084

0

0

Кызыл-тау авылында гомер итүче кадерле кешебез Ибраһимов Азат Равил улының 12 мартта 50 яшьлек юбилее

Изге җанлы, киң күңелле, тормыш ип­тәшем, кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф, гади, ярдәмчел кешеләр бик сирәктер. Син — безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, киңәшчебез дә.

Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелгә куанып, имин һәм мул тормышта яшә.

Тәбриклибез туган көнең белән!
Яхшы хәбәр бирсен һәр көнең.
Корычтай булсын тазалыгың синең,
Кояштан озын булсын гомерең!

Сине яратып, хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Миңзифа,  балаларың Ландыш, Эльвира, Рүзәл.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев