Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Әниебез олы терәгебез

02 июля 2020, 13:50

1117

0

0

Әниебез олы терәгебез

Иске Йомралы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Карабай авылында гомер итүче кадерле әниебез Хәйрова Рәүфә Мансур кызы 2 нче июль көнне күркәм юбилеен билгеләп уза.
Әниебез кечкенәдән тырышлыгы, үткенлеге, чаялыгы белән аерылып торган. Урта мәктәпне тәмамлагач читкә китәргә ашыкмый ул. Комсомол путевкасы буенча ике ел колхоз фермасында бозаулар карый. Бала вакыттан ук кибетче булу теләге белән янып йөргән кыз бала калага юл ала. Техникум тәмамлагач өч ел Казанда эшли. Әтиебез Фәнис белән тормыш корып кабат авылга кайтып урнашалар.

– Тырыш кешенең эше дә артыннан калмый аның. Яңа тормыш корып җибәргәндә тегесе җитми, монысы кирәк. Әтиегез белән барысын да булдырасыбыз килде. Иртән фермада, кич белән кибеттә эшли башладым. Шулай итеп колхозда эшли башлавыма да утыз елдан артык вакыт узган, - дип сөйли ул безгә. Шуның 25 елы ферма мөдире вазифасында.

Без кечкенә вакытларда әниебез эшкә ат җигеп йөри иде. Бүген инде машинада җилдерә. Ул бик тә сабыр, олысына-кечесенә карата игътибарлы, туганнарны да кайгыртып яши. Аның бер вакытта да ардым дип уфтанганын, зарланганын ишеткәнебез юк. Олы йөрәкле әниебез авырганда әтиебезне, дәү әнине карап, тәрбияләп бакыйлыкка озатты. Хәзер үз әнисен тәрбияли. Безне дә эшкә өйрәтеп, тырыш, ярдәмчел итеп тәрбияләп үстерде. Югары белем алырга, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итә. Без бүген дә аның киңәшләренә таянабыз ярдәмен, йөрәк җылысын, кайгыртуын, яратуын тоеп яшибез. Үзебез дә туган йортка еш кайтып аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итәбез. Әниебез безне табын тулы сыйлар белән каршы ала. Бакча тутырып яшелчәләр үстерә, ишегалды тутырып мал, кош-корт асрый. Чәчәкләр, гөлләр йортыбызга ямь биреп тора. Бер генә дә тик тормый , гел хәрәкәттә, гел хезмәттә ул.

Кадерле, газиз әниебез! Сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Озак еллар безне сөендереп сәламәтлектә, тынычлыкта, муллыкта, без – балаларың белән, дус-туганнар белән гөрләшеп яшәргә булсын. Сиңа булган рәхмәтебез, яратуыбыз чиксез.
Иң изге теләкләр белән – балаларың Фаил-Алсу, Фәнил, оныгың Рамазан.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев