Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Район хастаханәсенең баш табиб урынбасары, теш дәвалау бүлеге табибәсе, хөрмәтле хезмәттәшебез Сафиуллина Талия Кадыйр кызы үзенең гомер бәйрәмен – күркәм юбилеен билгеләп үтә

24 мая 2019, 08:31

1164

0

0

Район хастаханәсенең баш табиб урынбасары, теш дәвалау бүлеге табибәсе, хөрмәтле хезмәттәшебез Сафиуллина Талия Кадыйр кызы үзенең гомер бәйрәмен – күркәм юбилеен билгеләп үтә

Талия Кадыйр кызын бик күпләр ягымлы, игътибарлы, йомшак куллы, эшен җиренә җиткереп башкаручы теш табибы буларак белә. Ул әлеге хезмәтендә озак еллар хезмәт итә. 2002 елда ул халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары булып билгеләнә. Бүгенге көндә ике вазифасын да җиренә җиткереп башкара ул. Авыл халкын дәвалау, аларга хезмәт күрсәтү, авыллардагы фельдшерлар белән эшләү аңа йөкләнгән. Теш дәвалау эшенә дә вакыт табарга тырыша. Аның елмаюлы карашы, акыллы киңәшләре дә дәва бирә.

Хөрмәтле Талия Кадыйровна! Юбилеегыз белән ихлас куңелдән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, бәрәкәтле тормыш телибез.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр һәм олы хөрмәт белән –  район хастаханәсенең теш дәвалау бүлеге хезмәткәрләре.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев