Районның пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Илгизәр Искәндәр улы 20 августта күркәм юбилеен билгеләп үтә
Хөрмәтле Илгизәр Искәндәрович! Сез – олы күңелле, сабыр, бар көчегезне биреп эшләүче җитәкче. Барыбызны да аңлап, кирәк чакта ярдәм кулы сузып, бердәм-дус коллективыбызны бер йодрыкка җыеп торасыз. Сезгә киләчәктә дә хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телибез. Тугры дусларыгыз янәшәгездә булсын. Кая барсагыз да юлларыгыз уңсын. Озак еллар бергә-бергә эшләргә эшләргә язсын.
Ихлас күңелдән юллыйбыз
Иң-иң изге теләкләр:
Озын булсын гомерләр
Тыныч булсын күңелләр.
Очрасын гомер юлыңда
Яхшы кешеләр генә.
Авыр чакта таянырлык
Үзең ишеләр генә!
Олы хөрмәт белән – хезмәттәшләрегез Пенсия фонды бүлеге коллективы.
Нет комментариев