Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

"Свияга“ берләшмәсенең икътисад һәм финанс эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина Зөлфия Сабир кызы 20 июньдә күркәм юбилеен каршылый

20 июня 2019, 16:17

1338

0

0

"Свияга“ берләшмәсенең икътисад һәм финанс эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина Зөлфия Сабир кызы 20 июньдә күркәм юбилеен каршылый

Хөрмәтле Зөлфия Сабировна! Сезне чын күңелдән күркәм гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез эшегезне төгәл, белеп һәм намус белән, гадел башкарасыз. Һәрчак ярдәмгә килергә, киңәш бирергә әзер сез. Коллективта хөрмәтле хезмәткәр, гаиләгездә кайгыртучан әни, уңган, тырыш тормыш иптәше, туганнарыгызга, якыннарыгызга, дус-ишләрегезгә ышанычлы сердәш тә сез. Киләчәктә дә хезмәт уңышлары татып, гаилә иминлегендә, тигезлектә, балалар, онык сөенечләре күреп озын-озак яшәргә язсын сезгә! 
Без телибез сезгә: бар уңышлар 
Вакытында килеп торсыннар. 
Дус, туганнар, дошман дигәннәр дә 
Изгелекләр генә кылсыннар. 
Без телибез шатлык, ак бәхетләр, 
Җаныгызга телик тынычлык. 
Дөнья көткән чакта саулык белән 
Юлдаш булсын сезгә тырышлык. (В. Фәттах шигыре) 
Олы хөрмәт белән – “Свияга“ коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев