Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Туры сүзле, изге күңелле әниебез

28 июля 2020, 14:40

1364

0

0

Туры сүзле, изге күңелле әниебез
Туры сүзле, изге күңелле әниебез
Туры сүзле, изге күңелле әниебез
Туры сүзле, изге күңелле әниебез
Туры сүзле, изге күңелле әниебез
Туры сүзле, изге күңелле әниебез
Туры сүзле, изге күңелле әниебез
Туры сүзле, изге күңелле әниебез

Коштавылы авылында гомер итүче газиз әниебез, Гыймранова Гөлназ Габделхак кызы шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп узды.
Табигатьнең чәчәккә төренгән, уңышлар җыя торган мул чорында, Буа районының Кабалан авылында бишенче бала булып дөньяга килә ул. Дүрт кыз, бер малай гаиләдә дус-тату булып тәгәрәшеп үсәләр. Әниебез Килдураз мәктәбендә укыган елларда да бик актив була. Бер генә чара да, бәйрәм дә аның катнашыннан башка узмый. Чаңгыда йөгерү буенча республика һәм район беренчелеген берәүгә дә бирми ул.
Мәктәпне тәмамлаган елны комсомол путевкасы буенча колхозда эшкә кала. Бер ел сыер савучы булып эшли. Бала вакыттан ук укытучы булу теләге белән янып йөргән кыз бала югары уку йортына юл ала. Бик матур гына укып йөргән вакытта әтисен югалту хәсрәтен кичерә ул.
Дәү әниебезнең төп йорты Коштавылда булганлыктан әтиебез Кәфил белән бергә уйнап үсәләр. Сөйләшүләр, аралашулар тора-бара мәхәббәткә әверелә. Яшьләр кавышып гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып без – балалары дөньяга килгәнбез.
Әниебез хатын-кыз буларак төп йортның изгелеген, җылылыгын, муллыгын саклап яши. Ике якның да шатлыгын да, хәсрәтен дә уртак итеп, бүгенге көндә дә туганнарны, дусларны бергә җыеп дус-тату булып, әтиебез Кәфил белән бер-берсен хөрмәт итеп гомер кичерәләр. Тормыш арбасына икәү бергә җигелеп, аңлашып, киңәшеп тартып баралар. Әниебезнең акыллы, шул ук вакытта уңган да, үҗәт тә булуы гаиләнең ныклыгын саклап тора. Әниебез озак еллар кайнанасы, каен абыйсы белән тату яши. 13 ел урын өстендә яткан үз әнисен дә тәрбияли. Ике дәү әнине дә олыгайган көннәрендә хөрмәтләп, хасиятләп бакыйлыкка озаттылар.
Әниебез Гөлназ өч дистә елга якын Килдураз мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Коллективта аны хөрмәт итәләр. Төрле милләт вәкилләре белән уртак тел табып, киңәшләшеп эшли ул. Яңалыкка омтылып, яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып эшләргә тырыша. Иң мөһиме балаларны бик ярата ул. Укытып чыгарган балалары хатлар язалар, киңәш сорап киләләр. Ә без аңа һәрвакыт ярдәм итеп торабыз.
Әниебез тәмле ризыклар пешерергә, чәчәкләр үстерергә ярата. Нинди эшкә тотынса да бер дә авырсынмый җиңеп чыга. Тормышта югалып калмас өчен безгә дә үзенең изге теләкләрен, үтемле киңәшләрен бирә.
Кадерле әниебез! Сиңа киләчәктә дә сәламәтлек, тыныч тормыш, әтиебез белән тигезлектә, үзегез корган тормышның рәхәтен күреп, безнең кадер-хөрмәтне тоеп озак яшәвеңне теләп калабыз.
Изге теләкләр белән: балаларың Камил-Ландыш, Язилә, оныгың Эмилия. Безнең теләкләргә әтиебез Кәфил дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев