Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасының журналисты Ләлә Сафиуллина 26 апрельдә туган көнен билгеләп үтә

26 апреля 2021, 08:30

529

0

0

“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасының журналисты Ләлә Сафиуллина 26 апрельдә туган көнен билгеләп үтә

Ләлә! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Тырыш, игътибарлы, төгәл хезмәттәшебез син. Гаиләңдә дә хөрмәтле. Ике якны да тигез күреп, әти-әниләреңә дә ярдәм итеп торасың. Сиңа киләчәк тормышыңда уңышлар, гаиләңдә тигезлек, хезмәтеңдә бетмәс энергия телибез. Улларың бары тик сөенеч кенә китерсен, дус-туганнар хөрмәт итсен, саулыгың нык, гомерең озын булсын!
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Хисапсыз күп дуслар белән
Яшисең син бүген җирдә.
Эшлисең син бик тырышып,
Армыенча көндә, бер дә.
Телим сиңа сәламәтлек.
Җәлләмичә бирсен Ходай.
Каршылыклар очрамасын
Ә җилләр дә иссен уңай.
Иң изге теләкләр белән – “Апастово-информ“ һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев