“Йолдыз“(Звезда“) газетасының баш мөхәррире Хилавиева Гүзәл Галимулла кызы 12 декабрьдә туган көнен билгеләп үтә
Хөрмәтле Гүзәл Галимулловна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, балалар игелеге, күңел тынычлыгы, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.
Сез яулыйсы үрләр биек булып,
Күңелегезгә шатлык китерсен.
Балалар да игелекле булып,
Җаннар рәхәтлекләр кичерсен.
Шатлык тулы якты көннәр
Сезгә гел юлдаш булсын,
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Күңелегез – гел игелектә,
Сокланып һич туймыйбыз,
Туган көн - бәйрәмегез белән
Чын күңелдән котлыйбыз!
Олы хөрмәт белән – “Йолдыз“(Звезда“) газетасы редакциясе һәм “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе коллективлары.
Нет комментариев