Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Зур Күккүз авылында яшәуче кадерле әниебез Закирова Фәнисә Наиль кызының 26 гыйнварьда олы бәйрәме – 55 яшь тулган көне.

26 января 2020, 14:55

590

0

0


Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! 
Әни! 
Сөйкемле карашың кояшка тиң — 
Бар тормышны нурга күмәсең. 
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен 
Бары тик син генә беләсең. 
Тормышта гел ярдәм итеп тора 
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең; 
Иркәлисең, яратасың, юатасың, 
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең. 
Сәламәтлек, озын гомер язсын, 
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә! 
Күңелең синең күтәренке булсын, 
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә! 
Ин изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әүхәт, балаларың Рамиль-Сиринә, Раилә, оныкларың Булат-Самат, Ралина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев