Сынатырга исәп юк әле
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешма хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Яшел Үзән шәһәрендә дартс буенча зонакүләм ярышлар үтте. Биредә социаль яклау идарәсе белгече Ләйсән Гайфетдинова (рәсемдә) һәм аграр көллият хезмәткәре Радик Галимҗанов район данын якладылар. Алар барлык көндәшләрен артта калдырып I урынны яуладылар һәм...
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешма хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Яшел Үзән шәһәрендә дартс буенча зонакүләм ярышлар үтте.
Биредә социаль яклау идарәсе белгече Ләйсән Гайфетдинова (рәсемдә) һәм аграр көллият хезмәткәре Радик Галимҗанов район данын якладылар. Алар барлык көндәшләрен артта калдырып I урынны яуладылар һәм Казанда үткән республикакүләм ярышларда катнашу бәхетенә ирештеләр. Апаслылар биредә дә сынатмадылар, уңышлы чыгыш ясап, Дипломга һәм бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев