Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Пьедесталда урын җитми…

Буада Фоат Козырев истәлегенә багышланган милли көрәш буенча чираттагы республикакүләм турнир үтте. Анда районыбыздан 15 кешелек спорт делегациясе барды. Төрле үлчәм авырлыгында Апасның 8 вәкиле җиңүчеләр пьедесталына менде. Апас вәкилләре бу бәйгене оештыру комитеты, Буа районы башлыгы, күпсанлы хәйриячеләрнең саллы бүләкләренә һәм Дипломнарга лаек булды. Менә алар, Апасның спорт данын...

Буада Фоат Козырев истәлегенә багышланган милли көрәш буенча чираттагы республикакүләм турнир үтте. Анда районыбыздан 15 кешелек спорт делегациясе барды. Төрле үлчәм авырлыгында Апасның 8 вәкиле җиңүчеләр пьедесталына менде. Апас вәкилләре бу бәйгене оештыру комитеты, Буа районы башлыгы, күпсанлы хәйриячеләрнең саллы бүләкләренә һәм Дипломнарга лаек булды.

Менә алар, Апасның спорт данын еракларга таратучылар:

40 кг. үлчәмдә Ринас Хәсәнов (Апас) - өченче урын;

43 кг. үлчәмдә Айдар Садриев (Каратун) - өченче урын;

55 кг. үлчәмдә Татарстан чемпионы Булат Салаватуллин (Апас) - беренче урын;

65 кг. үлчәмдә Ленар Вәлиуллин (Апас аграр көллияте) - беренче урын;

70 кг. үлчәмдә Ринат Ибәтуллин (Дәүләки) - икенче урын;

80 кг. үлчәмдә Денис Войтов (Апас) - өченче урын;

100 килограммнан артык авырлык үлчәмендә Марат Макаров (Апас) - икенче урын.

Ярышларда Татарстан, Чувашия Республикаларыннан килгән 210 көрәшче, 20гә якын команда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: национальная