Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Капитан, елмай!

Татарстан беренчелегенә быелгы зональ сайлап алу хоккей турнирында Апасның "Зөя" җыелма хоккей командасы 11 февральдә Апас бозында Чүпрәле районы командасын 4:2 исәбе белән җиңде. 1 атна элек Буада үткәрелгән матчта исә, 6:2 исәбе белән оттырган идек. Бу атна ахырында Апас хоккей командасы Тәтеш районы җыелма командасы белән очрашачак. Шушы ук...

Татарстан беренчелегенә быелгы зональ сайлап алу хоккей турнирында Апасның "Зөя" җыелма хоккей командасы 11 февральдә Апас бозында Чүпрәле районы командасын 4:2 исәбе белән җиңде. 1 атна элек Буада үткәрелгән матчта исә, 6:2 исәбе белән оттырган идек. Бу атна ахырында Апас хоккей командасы Тәтеш районы җыелма командасы белән очрашачак.

Шушы ук көнне Иске Йомралы мәктәбе хоккей кортында хәйрияче, Апас аграр көллияте укытучысы Рөстәм Минһаҗиевның күчмә Кубогына һәм призларына мәктәп, авыл хоккей командалары арасында традицион өченче турнир узды. Анда 7 команда катнашты. Беренче урынны хуҗалар хоккей командасы яулады. Апаслылар икенче, Каратун командасы өченче урыннарда. Дүртенче урынны яулаган Борнаш авылы хоккей җыелма командасына да турнирны оештыручы иганәче Рөстәм Мингазиев үзенең истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Рәсемдә: районның "Зөя" җыелма хоккей командасы. Аның капитаны Рамил Мөхетдинов, уенчыларга һәм тренерлар Булат Хисамов, Рифат Гатауллинга алдагы турнирларда уңышлар һәм яңа җиңүләр телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей турнир