Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

113 яшьлек күлмәк Апастан Казанга китте

Казан Милли музееда "Татар милли киеме" уникаль күргәзмәсе белән меңләгән сәяхәтче, казанлылар һәм дөньякүләм спорт бәйрәменә килгән йөзләгән ил вәкилләре бик кызыксынып танышты. Күргәзмә түренә куелган иң тарихи кыйммәткә ия экспонатларның берсе - 1900 елларда Борнаш авылыннан Галимә абыстай Булатова кигән өс киеме булуын күпләр белми дә калгандыр... - Көмеш...

Казан Милли музееда "Татар милли киеме" уникаль күргәзмәсе белән меңләгән сәяхәтче, казанлылар һәм дөньякүләм спорт бәйрәменә килгән йөзләгән ил вәкилләре бик кызыксынып танышты. Күргәзмә түренә куелган иң тарихи кыйммәткә ия экспонатларның берсе - 1900 елларда Борнаш авылыннан Галимә абыстай Булатова кигән өс киеме булуын күпләр белми дә калгандыр...

- Көмеш җеп белән чигүле күпертмәле затлы бу күлмәкне, ерак Кытайда кулдан бәйләнгән чын ефәк шәл, читек-калфакларны Әлмәндәр авыл музеена 1987 елда абыстайның килене Җиһан Булатова китергән иде. 2005 елда Апас үзәк "Туган як" музее ачылу тантанасында ул бирегә куелды. Татарстан Милли музее хезмәткәрләре, галимнәр безгә килгәч, аны күп тапкырлар Казанга алып китү гозере белән мөрәҗәгать иттеләр, үз тарихы ядкәребезне читкә җибәрәсебез килмәсә дә, монысында каршы килмәдек инде - ди Апас музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев