Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

22 июньдә Апаста Хәтер көне уза

Хәтер - мәңгелек, диләр. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәтләр китергән сугыш афәтен хәтерләрдән җуеп ташларга хакыбыз юк. 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн районда Хәтер һәм матәм көне буларак үтәчәк. Шул уңайдан 10.00 сәгатьтә Батырлар Мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, әфганчылар, өлкәннәр, яшьләр, гомумән, район...

Хәтер - мәңгелек, диләр. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәтләр китергән сугыш афәтен хәтерләрдән җуеп ташларга хакыбыз юк. 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн районда Хәтер һәм матәм көне буларак үтәчәк. Шул уңайдан 10.00 сәгатьтә Батырлар Мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, әфганчылар, өлкәннәр, яшьләр, гомумән, район халкы катнашында митинг узачак. Программада театральләшкән күренеш, чыгышлар, мәңгелек ут янына чәчәчкләр салу, Ростов-на-Дону, Севастополь, Мамай Курган, Кырым җирләреннән кайткан туфракларны мемориаль комплекска урнаштыру каралган. Митингта туфраклар алып кайтылган җирләрдә ятып калучы сугышчыларның, райондаш Советлар Союзы геройларының туганнары катнашу да көтелә. 12.00 сәгатьтә барлык авыл җирлекләрендәге батырлар һәйкәлләре янына чәчәкләр салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев