Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

22 яшь апаслы тәүге паспортларын тантаналы шартларда алды

27 февральдә Апас район Советының зур утырышлар залында 14 яше тулган 22 яшь апаслыга тәүге паспортлары тантаналы шартларда тапшырылды. Бу матур, дәвамлы традиция районда узган елның август аенда гамәлгә керде, монысы - җиденчесе. - Зур залда, яшьтәшләрең белән бергә, әти-әниләре, туганннары күз алдында хакимият вәкилләре кулыннан паспорт алу, район үзәк...

27 февральдә Апас район Советының зур утырышлар залында 14 яше тулган 22 яшь апаслыга тәүге паспортлары тантаналы шартларда тапшырылды. Бу матур, дәвамлы традиция районда узган елның август аенда гамәлгә керде, монысы - җиденчесе.

- Зур залда, яшьтәшләрең белән бергә, әти-әниләре, туганннары күз алдында хакимият вәкилләре кулыннан паспорт алу, район үзәк музеена, район үзәгенә килү һәм танышу һәр яшүсмернең хәтерендә озак сакланачак вакыйга ул, - ди бу башлангыч һәм сценарий "авторы", Апас туган якны өйрәнү үзәк музее директоры Рәмис Ногманов.

7 айда 275 яшь апаслы әнә шундый тантанага чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев