Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

25 ел тормыш иптәше Фәүзиягә тугрылык саклап, балалары хакына яши

Бүген дә яшь күңелле, тынгысыз йөрәкле булып кала белгән кадерле әтиебез Гафаров Рөстәм Сафиулла улы 20 ноябрьдә 80 яшьлек юбилеен билгели.

Әтиебез безнең өчен тормышта да, хезмәттә дә бар яклап үрнәк. Ул узган юл матур да, гыйбрәтле дә, мактаулы да.

Нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе”, “Апас районының мактаулы гражданины” исемнәренә лаек.

Тормыш гел мәрхәмәтле булмый, уңышлары белән генә сөендереп тормый шул. Сындырып сынар сәбәпләр дә табыла. Әтиебез моннан 25 ел элек, яраткан тормыш иптәше Фәүзияне, газиз әниебезне югалтты. Ләкин ул бу авырлыкны көчле ир җилкәләрендә күтәрде, сынмады, сыгылмады. Әниебезгә тугрылык саклап, балалары хакына яшәде, кабат тормыш кору турында уйламады. Бүген дә безгә - улына, килененә, 3 онык, 1 оныкчыгына көчле рух чыганагы булып, дәрт өстәп тора, тормышның ямен, яшәүнең мәгънәсен аңлата.

Әтиебезнең көннәре бушка гына узмый. Ул балык тотарга йөри. Матур, тыныч табигать кочагында күңеленә ял таба, йөрәгенә шифа ала. Юллар, сәяхәтләр ярата. Хәзер дә руль артында йөри. Бик теләп чәчәкләр, гөлләр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерә. Ул утырткан яраннарга сокланмаган кеше сирәк. Шулай ук помидорның да күп төрлеләрен утыртып, мул уңыш җыеп ала. Бакчада барысын да үзе эшләргә тырыша.

Өйдә һәрчак чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Тәмле итеп ашарларга да пешерә. Без килгәнне көтеп торса да, күп эшне әле үзе башкара.
Җор телле, нечкә күңелле дә безнең әтиебез. Ул сәнгатькә, шигърияткә гашыйк. Аеруча Әнгам Атнабаев шигырьләрен ярата. Аларның күбесен яттан белә, хәтердән сөйли. Бик күп догалар өйрәнде. Һәркем өчен изге теләктә, яхшы нияттә, үзе дә кешеләргә кирәк булуын тоеп, тыныч күңел белән яши.

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән олы гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Тагын да озак еллар безне сөендереп, киңәшчебез, терәгебез булып яшәвеңне телибез. Син безнең өчен бик кадерле.

Изге теләкләр белән – улың Рәис, киленең Гөлнара, оныкларың Гөлчәчәк-Булат, Ландыш, Ралинә, оныкчыгың Әминә. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев