Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

37 ел китап дөньясын иңли

Китапханәче җиңел һөнәр кебек. Шулай бит инде: укучыга китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Ләкин китапханә эшенең нечкәлекләрен бер җепкә тезеп карасаң, аның җаваплы, күп хезмәт таләп иткән һөнәр икәненә ышанасың. Аның күзгә күренми торган, әмма бик зур кыйммәткә ия ягы бар. Ул үзенең хезмәтен яратуы белән укучыларда китапка мәхәббәт...

Китапханәче җиңел һөнәр кебек. Шулай бит инде: укучыга китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Ләкин китапханә эшенең нечкәлекләрен бер җепкә тезеп карасаң, аның җаваплы, күп хезмәт таләп иткән һөнәр икәненә ышанасың. Аның күзгә күренми торган, әмма бик зур кыйммәткә ия ягы бар. Ул үзенең хезмәтен яратуы белән укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, киләчәк буынның күңелен дә баета. Шундый хезмәткәрләрбезнең берсе - 37 ел хезмәт гомерен китапханәгә багышлаган, бу көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен каршылаучы Рәмзия Хантимирова.

Рәмзия апа эшен белеп, яратып башкара. Бөтен район китапханәләре өчен яңа кайткан китапларны темалары буенча бүлеп тарата. Район буенча китап фондын, аның санын, бәясен бухгалтер төгәллеге белән исәпләп алып бара. Китапханәчеләрнең район семинарларында, методик киңәшмәләрдә актив катнаша, профессиональ киңәшләр, тәкъдимнәр белән чыгыш ясый.

Бер кичәбездә дә ул чыгарган мәзәкле шигырь куплетлары яңгырамый калмый, аның моңлы тавышлы җырлары күңелләргә үтеп керә.

Ул эштә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк. Бүгенге көндә ике лачындай егетнең сөекле әнисе, беркем белән алыштыргысыз тормыш иптәше, кадерле дәү әни. Олы улы Рушан Казанда хезмәт итсә, кече уллары Ленар - Апас муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе. Аның туган җанлы, ачык йөзле, кече күңелле, ярдәмчел булуына сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев