Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

3800 апаслы быел диспансеризация үтәчәк

Татарстанда "2013 елда аерым төркем халыкны диспансеризцияләү дәүләт программасы" эшли башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел барлык республика халкының 20 процент өлешенә тулы диспансеризация үткәрү бурычы куя. Апаста бу күрсәткеч аерым төркемгә кертелгәннәр өчен 100 процент булырга тиеш. Район бу программаның үтәлеше буенча 1 ноябрьгә республикада җиденче урында. Районның баш...

Татарстанда "2013 елда аерым төркем халыкны диспансеризцияләү дәүләт программасы" эшли башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел барлык республика халкының 20 процент өлешенә тулы диспансеризация үткәрү бурычы куя. Апаста бу күрсәткеч аерым төркемгә кертелгәннәр өчен 100 процент булырга тиеш. Район бу программаның үтәлеше буенча 1 ноябрьгә республикада җиденче урында.

Районның баш табибы Линар Әхмәтянов сорауларга җавап бирә:

- Бу программа ничә елга исәпләнгән?

- Бу зур эшнең башы гына әле. Районда 23 мең кеше яшәсә, без быел шуның 3800енә тулы диспансеризация үткәрергә тиешбез. 30 октябрьгә 2600 кеше үзенең участок табибына мөрәҗәгать итеп, поликлиника шартларында үз организмын бөтен яклап тикшертте. Бу- йөкләмәбенең 70 процентка үтәлүен раслый. Бөтен процедуралар да түләүсез һәм дәүләт заказы буенча комплекслы үткәрелә. Яшенә, җенесенә карап аерым төркемгә кертелгән бер кешене тулысынча диспансеризацияләү республика казнасына 546-2492 сумга төшә, ул акчалар урыннарга үзвакытында бүлеп бирелә.

- Хәзер диспансеризация үтү өчен табибларга Интернет аша да язылып була. Бу табиб кабинеты ишеге төбендәге чиратларны бераз булса да киметтеме?

- Әйе, "Электрон чират" табиблар эш графигын җайга салуда булыша, 1 айда аннан 100 дән артык апаслы файдаланды инде. Табиб кабул итүенә язылу өчен Интернетта uslugi.tatar.ru порталында электрон кабинет ачасың. Аннан "Сәламәтлек саклау" сайтына керәсең һәм үзеңнең медицина иминиятләштерү полисы номеры буенча үз участок табибына сиңа җайлы вакытны күрсәтеп электрон чиратка басасың, моны безгә килеп поликлиника инфоматында яки өйдән торып башкару мөмкин. Диспансеризация үтү көне эш калдыру булып санала алмый, эш бирүчеләр моны исләреннән чыгармасыннар иде.

- Комплекслы тикшерү үткәрәбез дидегез, аның тәртибе ничек?

- Пациент бөтен профильле табиблар кулы аша үтә. Флюорография, ЭКГ, УЗИ, ашказаны-эчәк трактын эндоскопик ысул белән белән тикшерү каралган. Иң мөһиме - пациентның каны Казанда иң заманча аппаратура белән 10 төрле позиция буенча җентекләп тикшерелә, иртә диагностика үткәрелә. Мин монда ВИЧ диагностикасы, онкомаркер алуны-ягъни яман шеш авыруларына тикшерелүне дә күздә тотам. Йөрәк-кан, баш мие авыруларын да бу ысул белән белеп кисәтү мөмкин. Ә чирне алдан ачыклау дөрес дәвалау, кеше гомерен озынайтуда хәлиткеч, тикмәгә генә "чирен яшергән - үлгән" димиләр бит.

Райондагы вакытсыз үлемнәрнең 70 проценты йөрәк-кан әйләнеше бозылу, соң ачыкланган яман шеш авырулары белән бәйле.

- Диспансеризация ничә яшьтән башлап үткәрелә?

- Бик гади график ул, быел 21 яше тулганнардан башлап аерым исемлек төзелде. Шуңа өчәр ел өстәп барырга кирәк, ягъни, 21-24-27-30-33-36-39-42-45-48-51-54-57-60-63-66-69-72-75-78-81-84-87-90-93-96 яшьтәге һәр кеше быел диспансеризация үтәргә тиеш. Бу төркемдәгеләр тагын 3 елдан соң кабат тулысынча тикшерелергә тиеш булачак. Үз төркемендә быел түләүсез диспансеризация үтмәүченең чираты тагын 3 елдан соң гына килеп җитәчәк. Шуңа да вакыт сузмагыз, үз участок табибыгызга килегез-кешегә гомер бер генә бирелә, сәламәтлек - кеше өчен иң зур байлык ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев