Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

4 апаслы яңадан дару алырга гариза тапшырды

Беребез дә иртәгә нәрсә буласын белмибез. Иртәгә генә түгел бер сәгатьтән соң нинди хәл буласын беркем әйтә алмый. Шулай ук кеше үзенең авырып китәчәген дә төгәл белми. 2005 елдан федераль бюджет хисабыннан таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырылды. Ел саен федераль бюджет ташламаларга ия категорияләр - барлык...

Беребез дә иртәгә нәрсә буласын белмибез. Иртәгә генә түгел бер сәгатьтән соң нинди хәл буласын беркем әйтә алмый. Шулай ук кеше үзенең авырып китәчәген дә төгәл белми.

2005 елдан федераль бюджет хисабыннан таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырылды. Ел саен федераль бюджет ташламаларга ия категорияләр - барлык төркем инвалидлар, блокадниклар, сугышта катнашучылар социаль хезмәтләр җыелмасын ни рәвешле файдалану турында карар кабул итә. Алар натураль ташламалар сайларга яки билгеләнгән сумманы акчалата алырга хокуклы. Әмма кайберәүләр соцпакеттан баш тартып, акча алу ягын карый.

Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы райондашлар да көннәр көзгә авыша башлагач акча сайларгамы, соцпакет сайларгамы дигән сорау алдында кала. 1 октябрьдән соң, теләсәң дә карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлыйсың икән, авыруың көчәеп, хәлең авыраеп китсә, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак.

Районда даруга ташламаларга хокуклы 2709 кеше яши. Шуның 1800е дәвалану, юл йөрүгә ташламалардан файдалануны кирәксенмәгән. Дарулар өчен бүгенге көндә 716 сум 40 тиен акча каралган. Дәвалану һәм юл бәяләре белән бергә 930 сум 12 тиен түләнә.

- Бу көннәрдә генә ташламага хокукы булып та, аңардан баш тарткан 4 райондашыбыз акча урынына дару алырга теләк белдереп яңа гариза язып тапшырды. Аларның һәркайсы бу чараның кирәклеген, кыйммәтле даруларны бушлай алып булмаячагын аңлаган, - ди район пенсия фонды бүлеге белгече Алсу Хәсәнова.

Район үзәк даруханә мөдире Люция Носова да соңгы вакытта онкология, шикәр авыруларының күбеп китүе турында ачынып сөйләде. Бу авыруларга кирәкле дарулар да бәяле икән.

- Күпләр ташламага дару алуның мәшәкатьле булуыннан зарлансалар да, ул бит бушка алу. Айлык пенсия акчаңны да чыгарып бирү түгел. Чөнки кайсыбер авыруларга кирәкле даруларның бәясе 10 мең сумнар белән исәпләнә. Моны дару алган, үз башына төшкән кешеләр яхшы белә. Без үзебездә исәптә торучы һәр авыруның ихтыяҗын яхшы беләбез. Дарусыз бер сәгать тора алмаучылар бар бит, беренче чиратта аларга игътибар бирәбез. Менә бер мисал гына китерәм: аерым катлаулы авыру белән авыручы 16 райондашыбызга табиблар язган 43 рецепт буенча безнең аша 2 миллион сумлык дарулар бушлай бирелде. Дарулардан баш тартмаучы райондашларга рецепт нигезендә 4 миллион сумлык төрле препаратлар, дарулар җибәрелде. Шуңа да ашыгып карарлар кабул итәргә, акчам әрәм кала дип борчылырга кирәкми. Ул бит үзеңне иминиятләштереп кую дигән сүз, - ди район үзәк даруханә мөдире Люция Носова.

Районда ташламаларга хокуклы райондашлар, аларның туганнары арасында киң аңлату эшләре алып барыла. Район пенсия фонды, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Бердәм күпфункцияле үзәктә шифаханә хезмәткәрләре даими кизү торып халык белән аралашып, очрашып торалар.

- Хезмәтебезнең нәтиҗәсе аз булса да күренә. Социаль ташламалардан файдаланучыларга мин алдагы көнне уйлап эш итәргә чакырам. Социаль хезмәт җыелмасыннан баш тартып, авыру көчәеп киткән очракта, кыйммәтле даруларны инде бушлай алып булмаячак, авыру тиз килә, бик озак китми ул, - ди шифаханәнең өлкән шәфкать туташы Роза Байкузина.

Акчамы, соцпакетмы? Ташламага хокукың булса, уйлап эш ит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев