Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

5 балага гомер биргән ана ул

Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән иң беренче чиратта, әнисенә бурычлы. Әйтәсе сүзем: үзебез мөстәкыйль тормыш белән яшәсәк тә, аңа сыена, аның янына барып киңәш сорый, һәрвакыт аңа таяна алырлык олы йөрәкле әниебез - Зөһрә Гатауллина турында. Әниебез 1948нче елның 8нче ноябрендә Морзалар авылында, 7нче бала булып дөньяга...

Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән иң беренче чиратта, әнисенә бурычлы. Әйтәсе сүзем: үзебез мөстәкыйль тормыш белән яшәсәк тә, аңа сыена, аның янына барып киңәш сорый, һәрвакыт аңа таяна алырлык олы йөрәкле әниебез - Зөһрә Гатауллина турында.

Әниебез 1948нче елның 8нче ноябрендә Морзалар авылында, 7нче бала булып дөньяга килә. 8 балалы гаиләдә әниебез бик тырыш, эшчән, намуслы, ярдәмчел булып тәрбияләнеп үсә. Морзалар мәктәбендә башлангыч, Дәүләки мәктәбендә сигезьеллык, Балтай мәктәбендә 9нчы сыйныфны уңышлы тәмамлый. 1967нчы елда КМУга укырга кереп, 1970нче елда юллама белән, Апас район санэпидемстанциясенә эшкә кайта. Районыбызның бактериология лабораториясендә 2008нче елга кадәр 41 ел намуслы хезмәт итә.

1974нче елда әтиебез Анис Гатауллин белән гаилә кора. Безне - 2 кыз һәм 3 улларын тәрбияләп, һәрберебезгә җан җылысы биреп, белем алырга булышып, балаларына туры юл күрсәтеп яшәделәр.

2003нче елда түгәрәк гаилә булып яшәп ятканда, әтиебез безне ятим, әнине тол калдырып, арабыздан китеп барды. Әниебез барлык авырлыкны үз җилкәсенә алып, ачы күз яшьләрен эченә йотып, хәзер безгә әти дә булып, төп йортыбызда гаилә җылысын саклап, яши. "Минем бәхетем - балалар, оныклар", - ди ул. Әйе, безнең өчен яши әниебез, безнең өчен тырыша, безнең белән шатлана һәм кайгыра. Без - балалары аңа мең рәхмәтле, мәңге бурычлы.

Дәү әниебез Миңнегаян ике баласын да югалтып, ачы хәсрәткә бирелгәндә, әниебез үзендә көч табып, аңа да таяныч булды. Дәү әниебез соңгы сулышына кадәр әниебезгә исәнлек-саулык, күңел һәм җан тынычлыгы теләде, рәхмәтләрен укыды.

Шушы көннәрдә кадерле әниебез үзенең гомер бәйрәмен каршылый. Һәркөнне күңел җылысы бирүче, киләчәктә өмет уятучы, барлык туганнарны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы - газиз кешебезне шушы олы юбилее белән ихластан котлыйбыз. Озын гомер, тән сихәтлеге, җан саулыгы, күңел җылысы сүнмичә, сүрелмичә безгә яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,

Төн йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә нык канатлар куюыңа,

Ышанычлы терәк булуыңа!

Иң изге саф теләкләр юллап - барлык балаларың, килен һәм кияүләрең, оныкларың исеменнән кызың Әнисә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев