Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

7 июнь – Апаста Сабан туе

Бәйрәм программасы 9.20-10.00 - Театральләшкән күренеш - үзәк мәйдан. 10.00-10.45 - Бәйрәм ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү - үзәк мәйдан. 10.15-16.00 - Милли көрәш - үзәк мәйдан. 11.00-13.00 - Ат чабышы - ипподром. 10.30-14.00 - Балалар концерты, балалар уеннары - балалар мәйданчыгы. 11.00-16.00 - Сәнгать осталары концерты - эстрада мәйданы....

Бәйрәм программасы

9.20-10.00 - Театральләшкән күренеш - үзәк мәйдан.

10.00-10.45 - Бәйрәм ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү - үзәк

мәйдан.

10.15-16.00 - Милли көрәш - үзәк мәйдан.

11.00-13.00 - Ат чабышы - ипподром.

10.30-14.00 - Балалар концерты, балалар уеннары - балалар мәйданчыгы.

11.00-16.00 - Сәнгать осталары концерты - эстрада мәйданы.

  • Лотерея уены, биюләр - бию мәйданчыгы.
  • Спорт ярышлары: волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тарту, велосипед ярышлары, сикерү, штанга күтәрү - спорт мәйданчыгы.

- Халык уеннары - (чүлмәк вату, капчык сугыш, капчык киеп

йөгерү һ.б) - Үзәк мәйдан.

9.00-14.00 - "Туган авылым" - мәдәни-этнографик мәйдан.

9.00-16.00 - Батут, карусель, паравоз белән сәяхәт итү,

буйлы курчаклар - әкият геройлары тамашасы.

11.30 - Парашютчылар төшүе.

9.00 - 15.00 - Катамараннарда йөзү

Бәйрәмдә сезнең өчен сәүдә оешмалары, шәхси кибетләр, оешмаларның ашханәләре, тәм-том, сувенир-бүләкләр сәүдәсе тәкъдим ителә.

Милли көрәш

Регистрация - 9.00 сәгатьтән.

Сабан туенда көрәш мәйданында ярышлар түбәндәге үлчәү категориялары буенча үтәчәк.

Мәктәп балалары арасында 32 кг, 36 кг, 46 кг, 55 кг, 65 кг кадәр һәм аннан югары.

Татарча көрәш элеккеге еллар кагыйдәсе буенча үтәчәк. Сабан туеның батырлары булып үзебезнең районда эшләп терле ярышларда катнашып район данын яклаган көрәшчеләр генә кала ала. Шуңа күрә, кайтып көрәшүчеләр 2-3нче урын өчен генә көрәшә алалар, 1нче урын өчен дәгва кыла алмыйлар.

Олылар арасында 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг кадәр һәм аннан югары булган категориядагы көрәшчеләр катнашачак.

Яшьләр һәм олылар арасында абсолют батырларга кыйммәтле приз һәм Сабан туеның иң зур бүләге - тәкә биреләчәк.

Ат чабышы

Регистрация - 7.00 - 9.00 га кадәр.

Башлана 11.00 сәг.

  1. Нәселле атлар чабышы.
  2. Эш атлары чабышы.
  3. Понилар чабышы.

Финал чабышлары:

  1. Нәселле атлар чабышы.
  2. Эш атлары чабышы.

13.30 - 14.00 - бүләкләү.

Спорт уеннары

п/п

Спорт төре

Үткәрү урыны

Вакыты

1

Волейбол

Волейбол мәйданчыгы

11.00 - 16.00

2

футбол

Футбол мәйданчыгы

11.00 - 16.00

3

Өстәл теннисы

Футбол мәйданчыгы янында

11.00 - 16.00

4

Биеклеккә һәм озынлыкка сикерү

Сикерү мәйданчыгы

11.00 - 14.00

5

Велоузыш

велотрек

11.30 - 13.00

6

Армрестлинг

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

7

Аркан тарту

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

8

Таяк тарту

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

9

Гер күтәрү

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

10

Штанга

Үзәк мәйдан

11.00 - 15.00

Лотерея уены

Бию мәйданында лотерея уйнатыла:

1 тур - 11.00 сәгатьтә

2 тур - 13.00 сәгатьтә

Нәтиҗәләр "Йолдыз" газетасында бастырыла һәм район сайтына куелачак.

Сәнгать осталары концерты

Эстрада мәйданы, 10.30 - 16.00 кадәр

Авыл мәдәният йортлары каршында оештырылган үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Чыгыш ясау өчен һәр коллективка 15 минут вакыт бирелә.

Махсус оештырылган комиссия нәтиҗәләр чыгарачак, урыннар бирелә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Халык уеннары

Үзәк мәйдан, 11.00 - 16.00 кадәр

Чүлмәк вату, колгага менү, капчык сугыш, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, киянтә белән су ташу, кыршау әйләндерү, катыктан акча эзләү, таякка җеп чорнау, авыш колгага менү.

Балалар концерты

Балалар мәйданчыгы, 10.30 - 14.00 кадәр.

Мәктәп һәм балалар бакчалары коллекивлары балалар мәйданчыгында икешәр чыгыш ясый. Иң яхшы чыгышлар әзерләп килгән коллективларга бүләкләр биреләчәк.

Шулай ук теләге булган һәр бала мәйданчык сәхнәсендә чыгыш ясый ала.

Балалар уеннары

Балалар мәйданчыгы, 9.00 - 14.00 кадәр.

Капчык сугышы, йомырка ташу, таяк тарту, күз бәйләп бүләк кисү, җеп җыю, капчык киеп йөгерү, скакалка белән сикерү һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев