Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айнур - республикада беренче

Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белем алу белән беррәттән, төрледән-төрле республикакүләм, районкүләм конкурс-бәйгеләрдә даими рәвештә катнашып, җиңү яулыйлар. Мәктәбебездә сәләтле балаларыбыз шактый. Укытучылар коллективы укучыларның сәләтен үстерүгә зур игътибар бирә. Аларның бер-бер артлы җиңү яулауларын күреп, күңел сөенә. Балаларыбызның сәләтле булуларына елдан-ел инана барам. Моның шулай икәнлеген мәктәбебезнең...

Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белем алу белән беррәттән, төрледән-төрле республикакүләм, районкүләм конкурс-бәйгеләрдә даими рәвештә катнашып, җиңү яулыйлар. Мәктәбебездә сәләтле балаларыбыз шактый. Укытучылар коллективы укучыларның сәләтен үстерүгә зур игътибар бирә. Аларның бер-бер артлы җиңү яулауларын күреп, күңел сөенә. Балаларыбызның сәләтле булуларына елдан-ел инана барам. Моның шулай икәнлеген мәктәбебезнең 3нче сыйныф укучысы Айнур Баев республикада беренчелекне алып, тагын бер кат раслады. Шушы көннәрдә генә әлеге укучыбыз мәркәзебез Казан шәһәренә, тәбрикләү тантанасына барды. Республикада узган әлеге "Юллар имин булыр бергәләп" бәйгесе ЮХИДИ хезмәте оешуның - 75, "Мәгърифәт" газетасының 20 еллыгына багышланган иде.

Җиңүчеләрне бүләкләүдә ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов үзе катнашты, конкурсның гаять әһәмиятле булуын искәртте. Әлеге конкурста өлкәннәрнең генә түгел, ә укучы балаларның да актив булуларын хуплады.

Айнур Казаннан Дипломнар, истәлекле бүләкләр белән кайтты. Безнең мәктәп өчен бу зур сөенеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ