Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акчасын килгәч кире бирәсе булган

- Мин район хакимиятендә эшлим, кесәмдә хезмәт ихтыяҗларына дип бирелгән 15 мең сум акчам бар. Миңа такси кирәк булачак, машинаның затлырак, дәрәҗәлерәген җибәрегез. Шоферының телефонын да әйтегез, аңа бер-ике йомышым булачак... Апас "такси" хезмәте диспетчерына телефон аша гына берәү вәкарь белән генә әнә шундый заказ ясый, диспетчер да ашыга-кабалана потенциаль...

- Мин район хакимиятендә эшлим, кесәмдә хезмәт ихтыяҗларына дип бирелгән 15 мең сум акчам бар. Миңа такси кирәк булачак, машинаның затлырак, дәрәҗәлерәген җибәрегез. Шоферының телефонын да әйтегез, аңа бер-ике йомышым булачак...

Апас "такси" хезмәте диспетчерына телефон аша гына берәү вәкарь белән генә әнә шундый заказ ясый, диспетчер да ашыга-кабалана потенциаль клиентның үтенечен үти. Шул арада заказ алган такси шоферы Ниязның кесә телефоны да телгә килә:

- Минем турыда сезгә яхшылап аңлатканнардыр. Без болай итәбез - мин тиз генә кабинеттан чыгып китә алмыйм әле. Мине көтеп торган арада менә шушы кесә телефоннары номерына 2-3әр мең сум акча сала торыгыз, кибеткә кереп затлырак азык-төлек җыелмасы алыгыз, чеклары кесәгездә булсын, алдашмагыз, тикшерәчәкмен. Тоткан барлык чыгымнарыгызны да юлга чыкканда артыгы белән кире кайтарачакмын, көтегез мине, - ди телефоннан ягымлы гына бер тавыш.

Ахыры ничек булып беткән соң бу маҗаралы, сәер клиентлы тарихның дисезме? Дөрес уйлыйсыз, хакимият бинасы янына "булачак" клиентының бөтен таләпләрен үтәгән, кесә тулы чек белән килеп туктаган такси шоферы тегене бик озак көтә. Түземе төкәнгәч, бинага кереп, бүлмә-кабинет саен заказ бирүчене эзләп йөри. Аңлагансыздыр-таба алмый, биредә андый сәер кешенең эшләмәвен яхшылап төшендерәләр аңа. Тик эш узган, 10 мең сум акча тотылган. Чөнки инде менә бер айдан артык вакыт үтсә дә, "бай" заказчының да, акча салган теге телефон номерларына да чыгып булмый, алар гамәлдән чыгарылган, яисә сүндерелгән, "абонент недоступен..." дип җавап бирә.

Район полициясе җитәкчесе урынбасары Фәнис Хәялиев телефон аша көтелмәгән яки бик отышлы булып тоелган тәкъдим ясаучыларга һәркемнең тап булу мөмкинлеген кисәтә.

- Мондый очракларда сак һәм уяу булырга кирәк. Мондый сәер абонентлар белән сөйләшмәвең хәерле, яки, үз телефоныгызны куеп тормыйча гына башка телефон аша полициягә хәбәр итегез. - Мин район хакимиятендә эшлим, кесәмдә хезмәт ихтыяҗларына дип бирелгән 15 мең сум акчам бар. Миңа такси кирәк булачак, машинаның затлырак, дәрәҗәлерәген җибәрегез. Шоферының телефонын да әйтегез, аңа бер-ике йомышым булачак...

Апас "такси" хезмәте диспетчерына телефон аша гына берәү вәкарь белән генә әнә шундый заказ ясый, диспетчер да ашыга-кабалана потенциаль клиентның үтенечен үти. Шул арада заказ алган такси шоферы Ниязның кесә телефоны да телгә килә:

- Минем турыда сезгә яхшылап аңлатканнардыр. Без болай итәбез - мин тиз генә кабинеттан чыгып китә алмыйм әле. Мине көтеп торган арада менә шушы кесә телефоннары номерына 2-3әр мең сум акча сала торыгыз, кибеткә кереп затлырак азык-төлек җыелмасы алыгыз, чеклары кесәгездә булсын, алдашмагыз, тикшерәчәкмен. Тоткан барлык чыгымнарыгызны да юлга чыкканда артыгы белән кире кайтарачакмын, көтегез мине, - ди телефоннан ягымлы гына бер тавыш.

Ахыры ничек булып беткән соң бу маҗаралы, сәер клиентлы тарихның дисезме? Дөрес уйлыйсыз, хакимият бинасы янына "булачак" клиентының бөтен таләпләрен үтәгән, кесә тулы чек белән килеп туктаган такси шоферы тегене бик озак көтә. Түземе төкәнгәч, бинага кереп, бүлмә-кабинет саен заказ бирүчене эзләп йөри. Аңлагансыздыр-таба алмый, биредә андый сәер кешенең эшләмәвен яхшылап төшендерәләр аңа. Тик эш узган, 10 мең сум акча тотылган. Чөнки инде менә бер айдан артык вакыт үтсә дә, "бай" заказчының да, акча салган теге телефон номерларына да чыгып булмый, алар гамәлдән чыгарылган, яисә сүндерелгән, "абонент недоступен..." дип җавап бирә.

Район полициясе җитәкчесе урынбасары Фәнис Хәялиев телефон аша көтелмәгән яки бик отышлы булып тоелган тәкъдим ясаучыларга һәркемнең тап булу мөмкинлеген кисәтә.

- Мондый очракларда сак һәм уяу булырга кирәк. Мондый сәер абонентлар белән сөйләшмәвең хәерле, яки, үз телефоныгызны куеп тормыйча гына башка телефон аша полициягә хәбәр итегез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев