Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акхуҗада яшәүче Вәлиуллиннарның укытучылык стажлары 400 елдан артып китә

Аларда укытучы каны ага дисәң дә ялгыш булмас. Бүгенге көндә Акхуҗа мәктәбендә уңышлы гына хезмәт итүче Айдар һәм Зөлфия, Илшат һәм Надежда Вәлиуллиннар, Кайбыч районында яшәүче, Татарстан Республикасының Атказанган физик хәзерлек укытучысы Илдус Вәлиуллин дәү әтиләренең, әти-әниләренең һөнәри юлын лаеклы дәвам итәләр. Аларның дәү әтиләре, узган гасыр башында ук мәгърифәт...

Аларда укытучы каны ага дисәң дә ялгыш булмас. Бүгенге көндә Акхуҗа мәктәбендә уңышлы гына хезмәт итүче Айдар һәм Зөлфия, Илшат һәм Надежда Вәлиуллиннар, Кайбыч районында яшәүче, Татарстан Республикасының Атказанган физик хәзерлек укытучысы Илдус Вәлиуллин дәү әтиләренең, әти-әниләренең һөнәри юлын лаеклы дәвам итәләр. Аларның дәү әтиләре, узган гасыр башында ук мәгърифәт нуры таратуны кыйбла итеп алган Гариф, республикада иң беренчеләрдән булып Атказанган укытучы исеменә лаек була. Әлеге гаиләдә 8 бала - 4 укытучы һәм 4 табиб үсә. Аларның бер кызлары Мәдинә һәм әтиләре Госман Вәлиуллиннар да барлык гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар. Мәдинә апа Кече Мәме һәм Акхуҗа мәктәпләрендә 44 ел физика һәм математика серләрен төшендерә, Госман абый 39 ел биология-химия фәненең асылын аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев