Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акхуҗадан Заһидуллиннар Алтын туйга әзерләнә

Республиканың Атказанган механизаторы Шәйхулла абый Заһидуллин 42 ел тракторда эшләгән. Язын-көзен кыр эшләрендә булса, кышын бульдозерын тагып чыга ул. - 42 елның бер генә көнен дә эшсез уздырмадым, ялны-бәйрәмне белмәдем. Тырышлыгымны күрделәр, бер генә Уңыш бәйрәменнән дә калмадым, алган бүләкләрем дә күп, - ди үзе. Тынгысыз күңелле, тиктормас Шәйхулла абыйның...

Республиканың Атказанган механизаторы Шәйхулла абый Заһидуллин 42 ел тракторда эшләгән. Язын-көзен кыр эшләрендә булса, кышын бульдозерын тагып чыга ул.

- 42 елның бер генә көнен дә эшсез уздырмадым, ялны-бәйрәмне белмәдем. Тырышлыгымны күрделәр, бер генә Уңыш бәйрәменнән дә калмадым, алган бүләкләрем дә күп, - ди үзе.

Тынгысыз күңелле, тиктормас Шәйхулла абыйның куллары нинди эшкә тотынса, шуңа ята. Агач эшләренә дә бик оста ул, умартачылыкның бөтен серләрен белә. Бал кортларына ояларны да курчак өе кебек ясап куйган. Балыкка йөрергә дә вакыт таба.

Тормыш иптәше Асия апа белән алар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 12 онык һәм 1 оныкчыклары белән горурланып яшиләр. Оныклары арасында оста көрәшчеләр, җырчылар, нәфис сүз осталары, уку алдынгылары бар. Алар һәр уңышларын иң беренче дәү әни-дәү әтиләре белән уртаклашалар. Тиздән Шәйхулла һәм Асия Заһидуллиннар Алтын туйларын каршы алачаклар. Үзләре әйткәнчә, ярты гасыр сизелми-сиздерми генә узып киткән, инде менә тырышлыкларының җимешләрен җыяр, уңышларын татыр көн килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев