Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акхуҗа авылыннан Вәлиуллиннар гаиләсе «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесендә җиңү яулады

14нче буынга кадәр шәҗәрәсен барлаган Вәлиуллиннар гаиләсе 3нче урынга лаек булды.

(28нче ноябрь, “Апастово-информ”).


Казан шәһәрендә «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесенең финал этабы узды. Биредә бәйгенең зона турында җиңү яулаган Акхуҗа авылыннан Айдар һәм Илшат Вәлиуллиннар гаиләләре катнашып, 3нче урынга лаек булды.
“Бик тырышып чыгыш ясадык, өметләрне акладык. Рәхмәт җитәкчеләргә, безгә ярдәм итүчеләргә“, – диделәр алар.
Айдар һәм Илшат Вәлиуллиннар гаиләсе 14нче буынга кадәр шәҗәрәсен барлаган. Алар мәгълүматларны архивтан туплаган. Вәлиуллиннар гаиләсеннән бик күп сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм укытучылар чыккан. Бу гаилә бүген дә мөгаллимлек һөнәрен буыннан-буынга тапшырып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев