Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Алтын алка”быз булачак

Апас "Алтын алка" боз сараен карап чыккач инандым, барлык эчке эшләр дә төгәлләнү алдында тора. Төзүчеләр сүзләре дә шуны раслый. 90%ка якын эш төгәлләгәнде диләр. Бүгенге көндә 70тән артык эшче хезмәт куя биредә. Кайбер төр плитка ябыштыру, буяу һ.б. эшләр 2шәр сменада башкарыла. Салкынайту җайланмасы да урнаштырылган. Боз сарае бинасының...

Апас "Алтын алка" боз сараен карап чыккач инандым, барлык эчке эшләр дә төгәлләнү алдында тора. Төзүчеләр сүзләре дә шуны раслый. 90%ка якын эш төгәлләгәнде диләр. Бүгенге көндә 70тән артык эшче хезмәт куя биредә. Кайбер төр плитка ябыштыру, буяу һ.б. эшләр 2шәр сменада башкарыла. Салкынайту җайланмасы да урнаштырылган. Боз сарае бинасының эче җылы, эшне сыйфатлы итеп башкару өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә төзүчеләр боз сараен тиз арада сафка бастыру максаты белән эшлиләр. Бинаның тышкы матурлыгын да күздә тоталар алар. Тирә-юненә газоннар ясау, агач утырту, тротуар, стоянка төзү дә каралган. Бу эшләр җирләр кардан арынгач башкарылачак.

Боз сараенда шөгыльләнү өчен спорт төрләрен сайлап алу мөмкинлеге дә зур булачак. Хоккей, фигуралы шуу, шорт трек секцияләреннән тыш тренажер, бию заллары да эшләп торачак. Районыбыз балаларына сәламәтлекләрен ныгыту һәм буш вакытларын файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бу. Димәк, Апаста чемпионнар үсәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ледовый дворец