Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Алтын алка” боз сарае – иң матур бизәлешле оешма

Район мәдәният йорты каршында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Районның мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән тамашаны олысы-кечесе яратып карады. Теләүчеләр рәхәтләнеп понида сәяхәт итте. Быел да Яңа ел чыршыларының, оешма тирә-юненең бизәлешен традиция буенча укучы балалар бәяләде. Беренче урынны - "Алтын алка" боз сарае коллективы, икенче урынны "Свияга" авыл...

Район мәдәният йорты каршында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Районның мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән тамашаны олысы-кечесе яратып карады. Теләүчеләр рәхәтләнеп понида сәяхәт итте. Быел да Яңа ел чыршыларының, оешма тирә-юненең бизәлешен традиция буенча укучы балалар бәяләде. Беренче урынны - "Алтын алка" боз сарае коллективы, икенче урынны "Свияга" авыл хуҗалыгы берләшмәсе, өченче урынны "Сәләт" балалар иҗат үзәге алды. Райондашларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрик итте. "Райондашларның бәйрәмнәре, каникуллары күңелле үтсен, бассейн да, боз сарае да, иҗат үзәге дә көн саен эшләп торсын. Файдалы, зәвыклы һәм имин яллар телим", - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев