Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Алтын алка”боз сараена тимераяклы Кыш бабай һәм Кар бабай килде

6 январьда "Алтын алка" боз сараенда район башлыгы инициативасы белән спортчылар өчен Чыршы бәйрәме узды. "Алтын алка" боз сараенда спорт белән актив шөгыльләнүче балалар бәйрәмгә җыелдылар. Тимераякта йөрүче Кыш бабай, Кар бабай, Кар кызы, әкият геройларының, фигуралы шуу осталарының чыгышларын һәркем яратып тамаша кылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык катнашучыларны,...


6 январьда "Алтын алка" боз сараенда район башлыгы инициативасы белән спортчылар өчен Чыршы бәйрәме узды. "Алтын алка" боз сараенда спорт белән актив шөгыльләнүче балалар бәйрәмгә җыелдылар. Тимераякта йөрүче Кыш бабай, Кар бабай, Кар кызы, әкият геройларының, фигуралы шуу осталарының чыгышларын һәркем яратып тамаша кылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады. Россия һәм республика дәрәҗәсендә призлы урыннар яулаган спортчыларга сертификатлар, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Соңыннан бозда хоккейчылар урын алды. Кышкы хоккей уеннары сезонын ачып җибәреп, районның хоккей командалары иптәшләрчә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев