Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алтын таулар, җиңел һәм бай тормыш вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз

Борнаш мәктәбендә экстремизмны профилактикалау һәм кисәтү турында сөйләштеләр.

(30 ноябрь, “Апастово-информ“).


Экстремистик идеологиянең зарарын аңлату, аның таралуын кисәтү, радикаль берләшмәләргә һәм хәрәкәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, Борнаш урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен дин әһелләре катнашында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Кече Болгаер авылы имамы Рәшит Гәрәев, үзенең чыгышында, укучылар арасында ватанпәрвәрлек, бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләүгә, үз-үзеңне һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләренең мөһимлегенә басым ясады.
“Үз милләтеңне ярату да кысалардан чыкмаска, үз милләтеңә генә өстенлек биреп, башка милләтләргә кимсетеп карамаска, үз милләтеңә булган мәхәббәт милләтчелеккә әйләнмәскә тиеш”,-диде Рәшит Гәрәев.

Әлмәндәр авыл имамы Фәһим Гыйләҗев ялган дини агымнарның асылына, аларның зарарына тукталды. Кайбер яшьләрнең экстремистик агымнарга тартылуының төп сәбәбе дип белем җитмәүне атады.

“Белемле, дөньяга аек карашта торучы кешене адаштыру авыр, ә наданны - бик җиңел. Ләкин шул ук вакытта гыйлемне кайдан алуга да игътибар итәргә кирәк. Кешенең күңеле яткан, яратып башкарган эше яки шөгыле булмаса да, ул радикал идеяләргә тиз иярә. Яраткан эшегез булсын, алтын таулар, җиңел һәм бай тормыш вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз, сак һәм аңлы булыгыз”,-дип киңәшләрен җиткерде Фәһим Гыйләҗев.

Очрашу эчтәлекле һәм файдалы узды. Бу хакта Борнаш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирдәвес Бикмурзина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев