Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас аграр көллиятенә “Кышкы зоопарк”ка килегез

Апас аграр көллиятендә укучы 400 студентның һәркайсы быелгы кар-боз сыннары ясау көллият һәм район конкурсларында җиңеп чыгарга өметләнә. Көллиятнең төрле курсларга караган 15 төркем дә кардан кимендә 2-3әр сын ясарга теләк белдерде. Көллият ишегалды түрендәге 5 декабрдә үк бизәлгән чыршы тирәсендә инде ике дистә сын үз урынын тапты. 31 нче,...

Апас аграр көллиятендә укучы 400 студентның һәркайсы быелгы кар-боз сыннары ясау көллият һәм район конкурсларында җиңеп чыгарга өметләнә.

Көллиятнең төрле курсларга караган 15 төркем дә кардан кимендә 2-3әр сын ясарга теләк белдерде. Көллият ишегалды түрендәге 5 декабрдә үк бизәлгән чыршы тирәсендә инде ике дистә сын үз урынын тапты. 31 нче, 11 нче төркемдә белем алучы егетләр һәм кызлар ясаган ат, машина, төрле җанварлар, кошлар сыннары иң матурлары, диләр бу үзенчәлекле "Кышкы зоопарк" ны тамаша кылырга килүчеләр. Табигатькә сак карыйлар биредә укучы төрле район-авыллардан килгән студент балалар. 10 ел элек көллият цех-аудиторияләрендә үзләре үк ясаган 9 метрлык тимер конструкцияне ылыс ботаклары белән генә бизәүне өстен күрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев