Апас аграр көллиятенең “Тулай торак”лылар командасы көчлерәк
- Апас аграр көллиятендә Ватан сакчылары бәйрәм көннәрендә 4 төрле ял-спорт чарасы үтте, - диләр хәрби әзерлек һәм физкультура укытучылары Радик Галимҗанов белән Алмаз Мифтахов. Соңгысы - 25 февральдә көллият спорт залында дәресләрдән соң үткән "Ягез әле, егетләр!" исемле күңелле, мавыктыргыч спорт бәйрәмендә "Солдатлар" һәм "Тулай торак" егетләр командасы 8...
- Апас аграр көллиятендә Ватан сакчылары бәйрәм көннәрендә 4 төрле ял-спорт чарасы үтте, - диләр хәрби әзерлек һәм физкультура укытучылары Радик Галимҗанов белән Алмаз Мифтахов.
Соңгысы - 25 февральдә көллият спорт залында дәресләрдән соң үткән "Ягез әле, егетләр!" исемле күңелле, мавыктыргыч спорт бәйрәмендә "Солдатлар" һәм "Тулай торак" егетләр командасы 8 төрле эстафета-бәйгеләрдә көч сынашты. Гомуми баллар буенча "Тулай торак"лылар җиңде. Үзешчәннәр - Инсаф Хәмзин, Диләрә Гыйсмәтуллина бәйрәм тамашачылары өчен матур-матур җырлар башкардылар. Жюри һәм тамашачыларның уртак карары белән ике команда да Мактау Грамоталары, истәлекле бүләкләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев